Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр

22 Ноябрь 2025 в 09:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Суыксу авылы китапханәсе

Яшьчикләве: 12+

22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Суыксу  авыл китапханәсендә «Сүзлекләр һәм энциклопедияләр»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла,һәм аңа күзәтү ясала. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәя биргесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып-белү коралы да, милли мәдәниятнең мөһим өлеше дә.  Балалар һәм барлык теләгән китап укучылар безнең китапханәдә булган энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныша алачаклар. Китапханә фондында булган барлык сузлекләр һәм энциклопедиялар күргәзмәдә булачак. Безнең телебез бик матур һәм эчтәлекле сүзләргә бай. Ә менә шушы сүзләрнең мәгънәләрен, язылышын яки башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда, без боларны сүзлекләрдән карап белә алабыз.