Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тәмәкесез гомер

12 Ноябрь 2025 в 08:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсе

Яшь чикләве:  6+

Сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы, аны яшьтән үк сакларга кирәк. Айбаш авыл китапханәсендә сәламәтлек сәгате узачак, аның барышында тәмәке тартуның зыяны һәм аның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләнәчәк. Китапханәче тәмәкенең нинди авырулар китереп чыгаруы һәм составында ничә төрле агу булуы турында әйтеп китәчәк. Шулай ук чарага китап күргәзмәсе әзерләнәчәк. Күргәзмә катнашучыларны: тәмәке тартуның кеше организмына зарарлы йогынтысы, бу зарарлы гадәттән баш тарту ысуллары, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше буенча  китапханә фонды басмалары белән таныштырачак.