«Туган җирнен талант иясе һәм илһамы»
1 мартта Күл авылы китапханәсе «Туган җирнен талант иясе һәм илһамы» дигән әдәби әңгәмә уздырды. Чара якташыбыз, ТР Биектау районының Мәмдәл авылында туып-үскән Ләлә Сабирова (Гыймадиева) туган көне уңаеннан уздырылды. Очрашуда Күл урта мәктәбенең 2А һәм 2Б сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук укучылар игътибарына автор әсәрләре буенча китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
