Татарстан символикасы
27 Ноябрь 2025 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсеЯшь чикләве: 12+
29 ноябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителәчәк. Бу күргәзмә – дәүләт символикасы чыганакларыннан алып аның заманча гәүдәләнешенә кадәр гасырлар аша караш. Күргәзмә белән танышучылар Татарстан Республикасы флагы кабул ителү тарихы, әләмдә сурәтләнгән һәр төснең мәгънәләре турында беләчәкләр.

