Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Син беләсең микән?

Ел саен, 10 ноябрьдә, Бөтендөнья фән көне билгеләп үтелә.  Һәр илнең календаренда бу мөһим дата җәмгыятьтә һәм кеше тормышында фәннең роле һәм файдасы турында искә төшерергә максат итеп куелган..  Чернышевка авыл китапханәсендә «Син беләсең микән?»  дигән интеллектуаль уен уздырылды. Китап укучылар исемнәре дөнья фәне тарихына мәңгегә кертелгән галимнәр: И.В. Курчатов, С.П. Королёв, К.Э. Циолковский, Д.И. Менделеев, И.П. Павлов белән таныштылар. Алга таба аларга М.В.Ломоносовның биографиясе турында ролик күрсәтелде. М.В. Ломоносов – безнең илдәге беренче галим – дөньяга мәгълүм булган табигать белгече. Аның казанышлары күпкырлы һәм дөньяви әһәмияткә ия.