Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Балалар өчен язам»

1 мартта татар язучысы Ләлә Сабирова (Гыймадиева) туган көнен   билгеләп үтә. Ләлә Сабирова — бик күп китаплар авторы . Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшь укучылары өчен Л.Сабированың тормышы һәм иҗаты буенча күзәтү ясалды. «Балачак әдипләре» китабы ярдәмендә балалар биографиясе белән таныштылар, шулай ук беренче тапкыр үзләре өчен «Ике әни һәм бер математика», «Мин аңа бәхет телим», «Бер уч борчак» китапларын ачтылар. Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) ТР Биектау районының Мәмдәл авылында туа. 1988 елдан-әдәби киңәшче, җаваплы сәркатип, аннары «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире урынбасары. 1995 елдан Ләлә Сабирова әлеге газетаның баш мөхәррире. Ләлә Сабирова 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», 1995 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.