Балачакның иң шәп китаплары.
Бүген заманча авторларның бик күп китапларын укыйсы килә. Ләкин әле инде күптән укылган һәм онытылган, әмма күңелгә якын, таныш һәм яраткан китаплар да бар …
Алар әллә ничә буын укучылар тарафыннан укылган, истә калган.
Кайчандыр бу китапларга зур ихтыяҗ булган, һәм алар белән кызыксынуны кабат яңарту максатыннан, Чернышевка авыл китапханәсендә кече һәм урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Балачакның иң шәп китаплары» дип исемләнгән онытылган китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Кайбер китаплар күптән басылмый, тышкы кыяфәтләре күзгә бәрелеп тормый, шуңа күрә алар үз укучыларын сирәк табалар. Ләкин онытылган китапларның битләрен актарганда, аларда берничә буын укучы тәэсирләренең һәм кичерешләренең тулы бер дөньясы яшеренгәнен дә истә тотарга кирәк.
