Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигатебезне саклыйк

Бүгенге көндә  экологиянең  кешелек тормышында әһәмиятен һәм ролен бәяләп бетергесез.

14 ноябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә экологиягә багышланган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар табигатьтә зарарлы, кирәксез үсемлекләр һәм хайваннар юклыгын, аларның барысы да үзләренчә матур һәм файдалы икәнлеген, тыюлыклар, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында белделәр. Ахырдан  викторинада  катнаштылар, табигать, хайваннар турында күңелле табышмаклар чиштеләр.