Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халыкара толерантлык көне

Халыкара толерантлык көненә Биектау авылы китапханәсе әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларга Халыкара толерантлык көненең тарихы, аның әһәмияте турында сөйләде, толерантлык кагыйдәләре белән таныштырды. Балаларга дуслык һәм үзара аңлашу турында китаплар тәкъдим ителде. Чара барышында яшь укучылар төсле кәгазьдән дуслык һәм толерантлык символын ясадылар. Әңгәмә тәмамлангач, алынган мәгълүматны ныгыту өчен, китапханәче балаларга мәче Леопольд турында мультфильм күрсәтте.