«Китап битләрендә укытучы образы»
Бөтендөнья кычкырып уку көне ел саен мартның беренче чәршәмбесендә билгеләп үтелә. 2023 елда бәйрәм 1 мартка туры килә һәм барлык сәнгатьле укуны яратучыларны берләштерә.
1 март көнне Айбаш авыл китапханәсе педагог һәм остаз елына шулай ук Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Китап битләрендә укытучы образы» республика акциясендә катнашты. Бу көнне без 3-5 сыйныф укучылары өчен А. Гыймадиевның хикәяләрен кычкырып укыдык
Укыганнан соң яңа белемнәрне ныгыту өчен балалар белән бергә фикер алыштык.
Акция балаларны укырга җәлеп итү өчен уздырыла. Оештыручысы – “Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе”. Кычкырып уку халык алдында чыгыш ясау һәм грамоталы сөйләм күнекмәсен үстерү өчен генә түгел, сүз запасын баету өчен дә файдалы. Кычкырып уку дикцияне яхшырта, шулай ук укучы белән аның аудиториясе арасында элемтәләр булдырырга ярдәм итә. Күп кенә экспертлар фикеренчә, даими рәвештә әкиятләрне кычкырып укый торган балалар үзләренең яшьтәшләрен үсештә узып китә.
