Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кечкенә балаларның зур хокуклары

Бөтендөнья балалар хокукы көненә Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында яшь китап укучылар презентация ярдәмендә бала хокуклары турында Конвенция белән таныштылар һәм кеше хокуклары, шулай ук балаларның хокуклары һәм бурычлары турында белем алдылар. Алынган хокукый белемнәрне тикшерү өчен, балалар әкият викторинасында катнаштылар, геройларның тормыш һәм иреккә хокуклары бозылган әкиятләрне искә төшерделәр. Чара азагында катнашучылар тема буенча китаплар белән таныштылар.