Шәхесләребез
Чувашиле авылының тарихы гаять бай. Китапханәче авылдан чыккан яки яшәп киткән атаклы шәхесләр: Ибнәмин бин Гали бин Колмөхәммәт әл-Чувашлы, Мөхәммәтҗан Галиев, Галимҗан Баруди, Шакирҗан Хәмиди, Хәмит Сабитов, Садыйк Кәримов, Раилә Гарипова турында туган якны өйрәнү сәгате уздырды. Алар үзләренең уңышлары, иҗатлары белән кече ватаныбызның тарихын баеттылар. Элек яшәгән һәм хәзер яшәүче авылдашларыбыз турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләргә була. Андый шәхесләрне белергә һәм хәтердә тотарга кирәк. Мероприятие катнашучыларның авылыбызның атаклы шәхесләре турындагы белемнәрен тулыландыруда үз өлешен кертте.
