Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Биектау» терлек азыгы совхозы хезмәткәрләре очрашуы

Усад урта мәктәбендә «Биектау» терлек азыгы совхозы хезмәткәрләре очрашуы оештырылды, хәзерге вакытта ул юк инде. Әмма совхоз хезмәтчәннәре рәхәтләнеп очраштылар һәм үткән елларны, хезмәт ветераннарын, җитәкчеләрне, сыер савучыларны, механизаторларны, бозау караучыларны, комбайнчыларны һәм башка бик күпләрне, миллионер совхозның ничек барлыкка килүен искә алдылар. Очрашуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, Биектау районы администрациясеннән дәрәҗәле кунаклар да килде, алар вәкилләре юбилей медальләре һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар. Усад авыл китапханәсе мөдире чараның сценариен, роликларын һәм презентацияләрен эшләүдә актив катнашты.