“Язучы якташларыбыз”
Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан Чернышевка авылы китапханәсендә укучылар өчен “Язучы якташларыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә безнең җирлектән чыккан язучылар турында материаллар һәм Л.Сабирова-Гимадиева, А.Гимадиев, С.Шамси, Р.Курбан, З.Хуснияр, А.Хасанов, Х.Вахит, Ф.Абдуллиналарның китаплары куелды. Безнең районыбызның да данлыклы кешеләре турында үз тарихы, истәлекләре бар. Шуңа күрә бугенге көндә илебез буенча киң танылган әдәбият һәм сәнгать әһелләребез белән горурланырга хакыбыз бар.
