Сездә минем бөтен тойгыларым…
1 Декабрь 2025 в 16:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чувашиле авылы китапханәсеЧувашиле авылы китапханәсендә 1 декабрьдә атаклы композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның 125 еллык юбилеена карата күргәзмә ачылачак. Китапханәгә килүчеләр композиторның тормыш һәм иҗат юлы, беренче әсәрләрне язу тарихы һәм башкалар турындагы басмалар белән таныша алачаклар. С.Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасына багышлый. Ул – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗат мирасы – милли мәдәниятебезнең алтын фонды.

