Сугыштан кайтмаган
Яшь чикләве: 6+
2025 елның 3 декабрендә Үзәк балалар китапханәсендә “Сугыштан кайтмаган” китап күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә Билгесез солдат көненә багышланган. Билгесез Солдат көне-Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Анда укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктыртучы материаллар: документаль һәм нәфис басмалар, сугышта катнашучыларның һәм шаһитларның истәлекләре, фронтовик язучыларның, шулай ук замандаш язучыларның әсәрләре тәкъдим ителәчәк. . А. Рыбаковның «Неизвестный солдат», с. Алексеевның «Подвиг неизвестного сапера», Б. Васильевның «В списках не значился» һ. б. китаплары тәкъдим ителә.

