Тормышым искиткеч җыр булып яңгырады
3 Декабрь 2025 в 10:00
Түләүсез
МБУ “Биектау ҮКС” Үзәк балалар китапханәсеЯшь чикләве: 6+
2025 елның 3 декабрендә Үзәк балалар китапханәсендә татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевкә багышланган «Тормышым искиткеч җыр булып яңгырады» китап күргәзмәсе янында әңгәмә узачак. Укучылар аның биографиясе һәм иҗаты белән танышачак. Телефон сканерын QR-кодка күрсәтеп, аның әсәрләрен тыңларга мөмкин булачак.

