«Якташ язучыбыз»
Бүген якташыбыз, балалар язучысы, журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләлә Нәгыйм кызы Сабировага (Гыймадиевага) 76 яшь тула. Бу вакыйгага Юртыш авыл китапханәсе «Якташ язучыбыз»-дигән китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә китап укучыларыбыз аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Аның әсәрләрендә балаларны һәм яшьләрне әхлакый тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелә. Юртыш авылы китапханәсендә авторның: : «Чуфут-кале малайлары», «Ике әни һәм бер математика », «Бер уч борчак», «Рәхәткә чыдап кара»-дигән китаплары бар.
