Көчле рухлылар
3 Декабрь 2025 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
1992 елдан башлап 3 декабрьдә дөньяның күп илләрендә инвалидлар яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Биектау авылы китапханәсе «Көчле рухлылар» дигән әңгәмә үткәрә. Китапханәче балаларга күренекле шәхесләр: сукыр музыкант – Л.Бетховен, галим, Нобель премиясе лауреаты – С. Хокинг, сукыр җырчы – С. Уандер, ике аяксыз йөгерүче – О. Писториус һәм кыяга менүче сукыр – Э. Вайхенмайер турында сөйләячәк. Әңгәмә барышында китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең белән янәшә яши, аларга сизгер һәм игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртеп китәчәк.

