Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Ләлә Гимадиева – якташ язучыбыз»

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева (Сабировага)   1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. 1 март көнне Әлдермеш авыл китапханәсендә  якташ язучыбыз Ләлә Гимадиеваның китаплары белән якыннан таныштыру йөзеннән аның китапларын кычкырып укулар уздырдык. Безнең китапханәбез фондында аның «Мин аңа бәхет телим», «Ике әни һәм бер математика», «Рәхәткә чыдап кара», «Бер уч борчак», «Кызарган алмалар» дигән китаплары бар. Балаларга бигрәктә аның «Ике әни һәм бер математика» һәм «Мин аңа бәхет телим» дигән китаплары ошады. Бу әсәрләрендә язучы укучыларны балалар бакчасы, мәктәп дөньясы белән таныштыра. Балаларны дуслыкның кадерен белергә, тирә- юньдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өнди.