Герой булып тумыйлар, геройга әйләнәләр!
9 Декабрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсеЯшь чикләве: 12+
Россиядә Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул Россия империясенең иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий орденын гамәлгә куйган көн. Ватан Геройлары көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә патриотизм сәгате уздырылачак. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, 1812 елгы каһарманнар һәм бүгенге көн геройлары турында мәгълүмат алачак. Презентация слайдлары Россия геройлары белән таныштырачак. Ватанны төрле заманнарда – ерак үткәндә, Бөек Ватан сугышы фронтларында, яңа чор конфликтларында яклаучыларны батырлык, куркусызлык һәм каһарманлык сыйфатлары башкалардан аерып торган.

