Каһарман яши гомергә
Яшь чикләве: 6+
9 декабьдә ел саен илебездәдә Ватанны саклауда батырлык күрсәткән кешеләрне искә алалар. Ватан Геройлары көне – үзенчәлекле бәйрәм. Бу көн уңаеннан Коркачык авылы китапханәсендә танып – белү сәгате булачак. Чара илебез өчен горурлык хисен ныгытуга, үткәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә һәм хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен тарихи вакыйгаларның әһәмиятен аңлауны формалаштыруга юнәлтелгән. Укучылар 1812 елгы Ватан сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманнар, батырлар турында мәгълүмат ала алачак, шулай ук безнең заман геройлары турында да сүз алып барылачак.

