Мең акыллы бит
Ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә.Сүзлекләр һәм энциклопедияләр кешене белем алган вакытта озата баралар. Бу бәйрәм күренекле рус галиме Владимир Иванович Даль туган көненә багышланган. Ул «Толковый словарь живого великорусского языка» ны булдыручы, ул әлегә кадәр рус теле һәм мәдәнияте турында белем чыганагы булып кала бирә. Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Мең акыллы бит» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә рус һәм татар телләрендәге сүзлекләр һәм энциклопедияләр тәкъдим ителде.
