Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкының җаны һәм йөрәге.

3 Декабрь 2025 в 14:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чернышевка авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

Салих Сәйдәшев – татар композиторы, дирижер, профессиональ милли музыкага нигез салучы. Ул үзенчәлекле фольклор традицияләрен профессиональ музыка коралларының заманча яңгырашы белән берләштергән, татар драматурглары пьесаларына музыка язган беренче кеше иде. Аның биографиясендә уңыш та, дан да, тыюлар да, эзәрлекләүләр дә булган. Тик туган халкы Сәйдәшевне үзенең күренекле улы дип саный һәм беркайчан да аннан ваз кичмәячәк. Чернышевка  авыл китапханәсендә бөек татар композиторының 125 еллыгына багышланган чара узачак. Анда балалар бөек музыкант иҗаты белән танышып, аның илебез   сәнгатенә  керткән өлеше турында беләчәк.