Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап битләрендә әни образы

Әни – бетмәс-төкәнмәс игелек чыганагы. Әни мәхәббәтен башка бернинди хис белән дә чагыштырырлык түгел. Әни һәр җирдә һәм һәр эштә ярдәм итә һәм аңа мәхәббәте һәм кайгыртуы өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә иллюстрацияле китап күргәзмәсе оештырылды. Әни гаилә учагын саклаучы, балаларын тәрбияләүче буларак халык әкиятләрендә, әдипләрнең шигырьләрендә һәм хикәяләрендә данлана. Күргәзмә балалар язучыларының әниләр турындагы әсәрләре белән таныштыра, аларны балалар белән бергә уку бик күңелле булачак.