Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә авыл китапханәсе мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, аның төп төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар Татарстан Республикасының флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр, Татарстан флагы рәсемен ясадылар. Чара ахырында балаларга «Век Татарстан» мультфильмы күрсәтелде. Чараның төп максаты-яшь буынның милли үзаңын күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын популярлаштыру.
