Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татарстан Республикасы флагы көне

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә кече  яшьтәге мәктәп балалары өчен  тематик сәгать оештырылды. Чара барышында флагның әһәмияте, тарихы,  төсләре нәрсәне аңлата, ТР флагы нинди очракларда күтәрелә һәм триколор авторы кем икәне искә төшерелде. Чарада катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасының рәсми символлары: гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Мастер – класста катыргы аслыкларга  яшел, ак, кызыл төстәге пластилиннан флагны сурәтләделәр.