Әни – иң мөһим сүз
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә игелекле һәм якты бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – үзенең мәхәббәтен һәм тормыштагы иң төп кешегә – әнигә тирән рәхмәтен белдерү өчен менә дигән сәбәп. Бәйрәм алдыннан Усад авыл китапханәсе укучыларына М.Горький, Сергей Есенин, А.Фет, А.Твардовский, А.Әхмәтова һәм башка әсәрләре китап күргәзмәсендә тәкъдим ителә, шулай ук әниләр турында балаларга әсәрләр күрсәтелде.
