Сәламәт яшәү рәвешен сайла
Наркоманиянең зыянын күрсәтү, кешернең үзаңын һәм үз-үзләрен бәяләвен формалаштыруда ярдәм итү өчен Олы Битаман авылы китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән беренче бүлегендә үз вакытыңны, ял итүеңне, туклануыңны ничек дөрес оештырырга, сәламәтлегеңне кадерләргә һәм ныгытырга өйрәнергә ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде. «Яшәр өчен белергә» дигән икенче бүлектә наркотикларның зыяны турындагы әдәбият куелды. Китаплар, брошюралар, вакытлы матбугат мәкаләләре китап укучыларга наркоманиянең кешенең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә тискәре йогынтысы турында белергә ярдәм итәчәк.
