Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әнигә багышлана

Алат авыл китапханәсендә «Әнигә багышлана»дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Бу күргәзмә генә түгел, ә мәхәббәт, наз һәм рәхмәтнең чын калейдоскобы. Китапны сайлап, һәркем бу дөньяга чума ала.

Әни-ул тулы бер дөнья. Кайгырту, зирәклек, сабырлык һәм чиксез мәхәббәт белән тулы тынычлык. Һәм аның нинди булуы мөһим түгел-кырыс яки ягымлы, мәшгуль яки һәрвакыт тыңларга әзер, яшь яки тәҗрибәле. Һәр әни-тормышны яктырак һәм бәхетлерәк итә торган хәзинә ул.

Ә Урта Алат мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр талантлары, иң җылы сүзләре, җырлары белән балкып, ана мәхәббәте турындагы шигырьләр, хикәяләр дөньясына чумган концерт булды.