Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәгънәле китаплар.

Ел саен 22 ноябрьдә Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. 22 ноябрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ шул көнне Россиянең бөек лексикографы, “Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге” авторы Владимир Иванович Даль (1801-1872) туган. Чернышевка авыл китапханәсендә «Мәгънәле китаплар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда төрле сүзлекләр: аңлатмалы, фразеологик, орфографик, шигъри, иллюстрацияле, шулай ук чит телләрдән тәрҗемә сүзлекләре, синонимнар  һәм антонимнар сүзлекләре, энциклопедияләр тәкъдим ителде.