Ана мәхәббәте яктысы
Буыннан буынга һәр кеше өчен дә әни – тормышның иң төп кешесе. Әниләр көне илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Ул – елның һәр көнендә дә игътибарга лаек булган иң мөһим кешене – әнкәйләрне искә төшерү өчен. Ана хисләренең көче турында бик күп әсәрләр язылган. Чернышевка авыл китапханәсе Әниләр көненә багышлап «Ана мәхәббәте яктысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде
