Татар фольклор утырмалары
Үзәк китапханәнең уку залында 1 нче Биектау мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары белән китаплар һәм журналлар арасында мавыктыргыч фольклорга багышланган чара узды. Чара Пушкин картасы программасы кысаларында узды. Катнашучыларга халык авыз иҗаты, татар халкының сәнгать эшчәнлеге турында тыңлап кына калмыйча, үзләре дә фольклор уеннарында катнашу мөмкинлеге туды. Балалар һәм китапханәчеләр милли киемнәрдә «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Тукмаклы», «Капкалы» һәм «Кем тизрәк?, уеннары уйнадылар. Катнашучылар өчен тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Һәркем фольклор турында үз фикерен әйтте. Бу чарада егетләр һәм кызлар татар халкының халык иҗаты турында бик күп яңалыклар гына белеп кенә калмадылар, бәлки дуслары белән үзләре дә күңелле уеннар уйнаячаклар дип ышанып каласы килә.
