Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Йөрәктән йөрәккә

Инвалидлар көне – ул бәйрәм түгел. Бу үзенчәлекле билге, ул җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәвен искә төшерә. Ул җәмгыять ярдәмгә мохтаҗ хәлсез, авыру һәм мохтаҗ кешеләр турында кайгыртырга тиешлеген искәртә. Шуман авыл китапханәсе тематик чара үткәрде. Чара башында китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата җәмгыятебезнең мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар белән дуслык, яхшылык, шулай ук аларның нинди гамәлләр кылулары, нинди яхшы гамәлләр кыла яки үзләре эшли алулары турында әңгәмәләр узды. Катнашучылар игътибарына авторларның бөек батырлык, гаҗәеп ихтыяр көче һәм кешеләрнең тормыш сөючәнлеге турында сөйләүче китаплары тәкъдим ителде: В.П. Катаевның ” Җиде төсле чәчәк “, М. Самарскийның “Салават күпере дустыма“.