Син бу дөньяда берүзең генә түгел
Үзәк балалар китапханәсендә инвалидлар көненә багышланган «Син бу дөньяда берүзең генә түгел» китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Сүз сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең безнең белән янәшә яшәвен искә төшерделәр, дөньяга башка яктан карарга һәм аларның проблемаларын аңларга ярдәм итәчәк китаплар турында барды. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышы турында классик, заманча ватан һәм чит ил авторларының нәфис һәм документаль прозасы тәкъдим ителә..

