Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Танылган якташыбыз,күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел тулу уңаеннан.

2025 елның 3 декабрендә танылган якташыбыз, күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Юбилей тантаналары кысаларында үзәк китапханә китапханәчеләре композиторның бабалары туган Ибрә авылында булдылар. Биредә Бикчәнтәй бабайның утары урнашкан, һәм кечкенә Салих еш кына туганнарына кунакка кайта торган була. Мәдәният хезмәткәрләре С.Сәйдәшев һәйкәленә чәчәкләр салдылар, анда юбилярга җылы сүзләр әйтелде. С. Сәйдәшев музееның мөдире Гөлназ Гыйниятуллина заллар буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде, анда без уникаль экспонатлар карадык һәм бөек композиторның тормышы турында белдек. Салих Сәйдәшев турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә дәвам итә.