Йөрәктән – йөрәккә
Халыкара инвалидлар көненә Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты, Кече Битаман авылы клубы һәм китап бирү пункты белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тематик кичә үткәрде. Бу дата сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлек турында уйланырга этәрә, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра. Кичә бәйрәм өстәле артында узды, анда яраткан җырлар җырланды, биюләр, хәрәкәтле уеннар булды. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәрипов, М. Логинова китапларыннан китап күргәзмәсе әзерләнде. Бу китаплар барлык авырлыкларны да җиңеп чыгу өчен үз көчеңә ышанырга ярдәм итә.
