Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әнием – иң кадерлем минем!

Әниләр көне – искиткеч күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул үзенең килүе белән һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. Нәкъ менә әни яңа тормышка башлангыч бирә. Әниемне игелек, наз һәм кайгырту чолгап алган. Бу көнгә Чыршы авыл китапханәсендә «Әнием – иң кадерлем минем!» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде. Чара башында китапханәче аның тарихы белән таныштырды. Әдәбиятта ана образы – мәхәббәтнең дә, бәхетнең дә, илһамның да гәүдәләнеше, һәм бу тема мәңгелек булачак, чөнки ана – кешелекнең һәм традицияләрнең дәвамы. Шуңа күрә күп кенә язучылар һәм шагыйрьләрнең нәкъ менә балачак, ата – аналар йорты, гаилә турындагы истәлекләрдән илһам алуы бер дә гаҗәп түгел. Чара барышында рус, татар шагыйрьләренең туганнарына һәм якыннарына багышланган шигырьләре укылды. Бик күп ягымлы сүзләр, Әниләр һәм әбиләргә чарада яңгырады.