Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар фольклор утырмалары

Олы Битаман авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысасында фольклор утырмасы узды. Кичәнең төп бизәге – сандык иде, аның эчендә борынгы татар милли киемнәре, чигелгән сөлгеләр, көнкүрештә кулланылучы өй кирәк-яраклары бар иде. Тарихка күз салсак, булачак татар хатыны — гаилә учагын саклаучы, шуңа күрә ул үзенең яңа гаиләсендә уңайлыклар тудыра белергә тиеш булган. Яшь чагында кәләш кул эшләре өйрәнгән, һәр хезмәтен сандыгына бирнәгә салган. Аның барлык эшләнмәләре дә булачак хуҗабикә буларак аның булганлыгын күрсәтә. Китапханәче балаларны сандык белән таныштырды, татар халкының гореф – гадәтләре һәм йолалары, милли фольклоры – уеннары, җырлары турында сөйләде, әлеге темага багышланган китапларга күзәтү ясады.