Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яшәү омтылышында!

Инвалидлар декадасында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә китап-иллюстратив күргәзмә эшли.  Экспозициядә нәфис әдәбият үз урынын алды, анда төп геройлар инвалидлык алгач та төшенкелеккә бирелмәделәр һәм алга таба да яшәвен дәвам иттеләр: Б. Полевойның «Чын кеше турында повесть», В.Короленконың «Сукыр музыкант», Н. Думбадзеның «Мин кояшны күрәм». Моннан тыш, авторлары үзләре инвалид булган әсәрләр белән дә танышырга мөмкин. Болар – Н. Островский, А.Беляев, В. Бирюков әсәрләре. Күргәзмәне китапханәне актив укучы, күрү сәләте буенча инвалид Фокин Руслан рәсемнәре төрлеләндерде. Экспозиция белән тагын бер начар күрүче укучы, Федоров Роман танышты.