Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Герой булып тумыйлар, герой булалар!

Россиядә Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул Россия империясенең иң югары хәрби бүләге Изге Георгий орденын гамәлгә куйган көн. Ватан Геройлары көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә патриотизм сәгате узды. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, 1812 елгы каһарманнар һәм бүгенге көн геройлары турында мәгълүмат алды. Презентация слайдлары Россия геройлары белән таныштырды. Ватанны төрле заманнарда – ерак үткәндә, Бөек Ватан сугышы фронтларында, яңа чор конфликтларында яклаучыларны батырлык, куркусызлык һәм каһарманлык сыйфатлары аерып тора.