Борынгы заманда шулай булган…
Шәпше авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Борынгы заманда шулай булды…» дигән татар фольклор утырмалары үткәрелде. Китапханәче балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, кешеләрнең элек ничек яшәве, ничек җыелулары турында сөйләде. Мондый утырмаларда ничек итеп бишек җырлары җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр, күңелле уеннар уйнаганнар. Презентация ярдәмендә татар халкының мәдәнияте, милли киемнәре, орнамент үзенчәлекләре һәм көнкүреше, милли татар бәйрәмнәре һәм уеннары белән таныштырды. Чарага әзерләнгән «Халык зирәклеге, халык белеме» күргәзмәсендә татар мәдәнияте турында әдәбият күрсәтелде. Чара татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен белү буенча викторина белән тәмамланды.
