Син үзең генә түгел
Инвалидлар декадасы кысаларында җәмәгатьчелекнең игътибарын заманча дөньяда инвалидлык белән авыручы кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү, шулай ук теге яки бу дәрәҗәдә үзенең физик, интеллектуаль һәм сенсор мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата җәмгыятьнең яхшы мөнәсәбәтен формалаштыру өчен үткәрелә торган төрле чаралар үткәрелә. Кече Битаман китап бирү пункты авыл клубы, Олы Битаман мәдәният йорты һәм китапханәсе белән берлектә тематик кичә үткәрде. Чарага балигъ булган инвалидлар чакырылды. Алар өчен уеннар, музыкаль номерлар, кычкырып уку, чәй эчү оештырылды. Кичә ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
