Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар фольклор утырмалары

Айбаш авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында югары сыйныф укучылары өчен фольклор утырмалары узды. Чара яшьләр арасында милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм фольклорны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Катнашучыларның һәркайсы фольклор турында белеп кенә калмыйча, фольклор уеннарында да катнаша алды. Алар: «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Тукмаклы», «Капкалы», «Так калыш» һ.б. Уеннардан соң егетләр һәм кызлар үз фикерләре белән уртаклаштылар, киләчәктә дә бу уеннарны уйнарга вәгъдә бирделәр.