Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Коррупциягә «ЮК!» муниципаль иҗат конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы

9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, Үзәк китапханәдә «Коррупциягә «ЮК!» муниципаль иҗади конкурсын тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Конкурс район халкы арасында коррупциягә каршы юнәлештәге идеяләрне тарату эшен активлаштыру максатында үткәрелде. Конкурста теләге булган һәркем катнашты: 10-14 яшьлек балалар, 15-35 яшьлек һәм 36 яшьтән өлкәнрәк яшьләр. Конкурс кысаларында эшләрне рус яки татар телләрендә тәкъдим итәргә кирәк иде. Конкурсантлар 3 номинациядә катнаштылар: «Илемнең киләчәге минем кулларда» темасына инша (15-35 яшьтән), «Коррупциягә  «ЮК!»  эссе- 36 яшьтән өлкәнрәк һәм балалар рәсеме  «Гадел яшәргә кирәк!»(10-14 яшьтән). Җиңүчеләрне ачыклау буенча жюри эше җиңел булмады, чөнки эшләрне «антиплагиат» ка тикшерергә һәм эшләрне критерийлар буенча бәяләргә кирәк иде. Жюри эшләрендә коррупция проблемасына һәм аның тискәре нәтиҗәләрен билгеләп үтте.

Тантаналы чара башында сәламләү сүзе белән «Биектау ҮБС» МБУ директоры Хәмидуллина Лилия Сәлимҗан кызы чыгыш ясады, шундый эчтәлекле һәм кызыклы эшләр, конкурста катнашулары өчен балаларга, шулай ук ата-аналарга, педагогларга һәм хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. Аннары 39 җиңүчене төрле номинацияләрдә призлар һәм грамоталар белән бүләкләделәр, ахырда гомуми фотога төштеләр. Чарада катнашучылар конкурсны оештыручыларга кызыклы очрашу өчен зур рәхмәт белдерделәр.