Хәтердә сакларбыз.
Ел саен Россиядә 3 декабрьдә иң кайгылы истәлекле даталарның берсе – Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. 6 декабрьдә Чернышевка авыл китапханәсендә «Хәтердә сакларбыз» дигән хәтер сәгате узды. Чарада катнашучылар Ватаныбыз геройлары турында китаплар белән таныштылар. Шулай ук аларга тематик видеоролик күрсәтелде. Биредә укучылар кайсы шәһәрләрдә һәм илләрдә билгесез солдатка багышланган һәйкәлләр бар, мондый һәйкәлләрни өчен кирәк һәм хәзерге көндә үткәндәге чын вакыйгаларны һәм геройларны истә тотуның ни дәрәҗәдә мөһим булганлыгы турында документаль материаллар күрделәр.
