Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Киплингның әкият джунглилары

Үзәк балалар китапханәсендә инглиз язучысы һәм әкиятчесе Редьярд Киплингка багышланган «Киплингның әкият джунглилары» китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Дөнья әдәбиятында иң танылган авторларның берсе Редьярд Киплинг үзенең тылсымлы әкиятләре һәм мавыктыргыч тарихлары белән миллионнарча йөрәкләрне яулап алды. Аның балалар әдәбияты классикасына әверелгән әсәрләре арасында — «Ким», «Рикки-Тикки-Тави», атаклы «Джунгли китабы» һәм башкалар.