Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Наум пәйгамбәр. Кем ул? – Нахумга грамоталы көн өчен презентация

Изге Наум пәйгамбәр, укучыларны яклаучы һәм белемнәрне үзләштерүдә ярдәмче буларак хөрмәт ителә,  Русьта бу бәйрәмнең исеме дә шуның белән бәйле. Бу көнне,14 декабрьдә (иске стиль буенча 1 декабрь), гадәттәгечә, уку елы башлана. XVII гасырдагы рус китаплары дәлилләгәнчә,Наумга  белем алу уңышлы булсын  өчен дога кылганнар.Уңыш җыеп, кышка әзерләнгәннән соң,балаларны укырга биргәннәр, чөнки грамоталылык һәр гаиләдә дә югары бәяләнгән. Чернышевка авылы  китапханәсендә бу көнгә багышлап презентация әзерләнде, ул яшь китап укучыларга борынгы рус мәктәбенә виртуаль сәяхәт ясарга, шул вакыттагы укыту методлары һәм язу инструментлары турында белергә мөмкинлек бирде.