Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңа елның китап карнавалы

Яңа ел – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Олы Битаман авылы китапханәсендә балалар өчен китап күргәзмәсе эшли. Тәкъдим ителгән китаплар кышкы каникулларны онытылмаслык итәргә ярдәм итәчәк. Күргәзмәдә балалар язучыларының һәм шагыйрьләренең иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителә. Болар – матур итеп иллюстрацияләнгән хикәя, шигырь һәм әкиятләр китаплары. Чын дуслык, мәктәп, хайваннар турындагы әкияти һәм фантастик маҗаралы китаплар балаларга Яңа ел могҗизалары дөньясына чумарга һәм тылсымлы кышкы көннәрнең рухын тоярга ярдәм итәчәк.