Кышкы күчтәнәч
22 декабрь көнне Чувашиле авылы китапханәсендә эшләп килүче чәчәк үстерүчеләр клубының быелгы ахыргы яңа ел алды утырышы булды. Бу чарада клубка йөрүче 10 ханымның 9ы катнашты. Барысында да бәйрәм күтәренкелеге сизелә иде, алар бер-берсенә бәйрәм күчтәнәче-сюрпризлар бирештеләр, чәчәкләр темасына табышмаклар, башваткычлар чиштеләр. Һәрберсе нәрсәдер пешереп алып килгән иде, ахырдан хуш исле чәй белән шулардан авыз иттеләр, киләсе елга эш планнары, үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар. Киләсе елларда да шулай аралашулар-очрашулар насыйп булсын!
